Казанда бушлай кайнар ризык өләшү пункты ачыла
Биредә кайнар ризыкка мохтаҗ һәр кешегә бушлай ризык таратыла.
25 июньдә Казанның Совет районында «Кеше приюты» хәйрия проектының яңа пункты ачыла. Биредә кайнар ризыкка мохтаҗ һәр кешегә бушлай ризык таратыла. Ярдәм кирәк булган шәһәр халкы әлеге ноктага көн саен 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр (якшәмбедән тыш) Латыш Укчылары урамы, 19 йорт адресы буенча килә ала. Пункт аз керемле гражданнарга, ялгызы гомер итүче өлкәннәргә, күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга ярдәм итү максатыннан ачыла, дип хәбәр итә «Кеше приюты» хәйрия проекты матбугат хезмәте.
Проект мәгълүматлары буенча, ярдәмгә мохтаҗларның 85 проценты – үзләрен мөстәкыйль карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнар. Яңа пункт өчен урын шәһәрнең Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән тыгыз элемтәдә сайланган. Әлеге карар Казанның Совет районында өлкән яшьтәге шәһәр кешеләренең шактый күп булуы белән аңлатыла, алар өчен бу пункт мөһим ярдәм ноктасына әйләнәчәк.
Яңа пункт 10:00 сәгатьтә ачыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев