Казанда яшәүче хатын-кыз фатир арендалаганда мошенникларга эләккән
Полициягә 22 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән, ул мошенникларның корбаны булуы турында сөйләгән.
Җинаятьчеләр Казанда яшәүче хатын-кызны фатир арендалау сылтавы белән акча күчерергә күндереп алдаганнар.
Полициягә 22 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән, ул мошенникларның корбаны булуы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, ул мессенджерда торакны арендага бирү турында белдерү тапкан һәм арендага бирүче белән элемтәгә кергән.
Язышу барышында аңа арендага түләү өчен сылтама җибәргәннәр, һәм ул 22 мең сум акча күчергән.
Шуннан соң арендага бирүче алдагы түләү үтмәгәнлеген аңлатып, аннан тагын 22 мең сум акча күчерергә сораган. Кыз яңадан акча күчергән.
Аферистка аны тагын шундый ук сумманы җибәрергә күндерергә тырышып караган, ләкин зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлаган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган,- дип яза МВД по РТ телеграм каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев