Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда яшәүче хатын-кыз, фатирын сатып, 7,5 млн сум акчасын мошенникларга биргән

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 7,5 миллион сумнан артык акча җибәргән.

Ачыкланганча, узган елның октябрендә Россия Үзәк банкының ялган хезмәткәре, яңа медицина полисы алу сылтавы белән, 68 яшьлек хатын-кызның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеген ала. Пенсионер хатын-кыз бөтен акчасын имин хисапка күчерә: 400 мең сум күләмендә шәхси акчаларын, кредитка алган 350 мең сумны һәм фатир сатудан кергән 6,6 миллион сумны. Шунысы мөһим, ул фатирын мошенниклар җитәкчелегендә сата. Тикшерү кысаларында үткәрелгән психологик-психиатрия экспертизасы күрсәткәнчә, кредит рәсмиләштергән һәм фатирын саткан вакытта хатын-кыз нәрсә эшләвен тулысынча аңламаган. Хәзер район прокуратурасы суд аша кредит килешүен һәм сату-алу килешүен гамәлдән чыккан дип табуга ирешерегә тырыша. Шикаятьләр судка җибәрелгән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев