Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 500 сум кредит алып биргән

Узган атнада Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызга таныш булмаган кеше шалтыраткан, ул үзен полицейский дип таныштырган.

Ул сөйләгәнчә, берникадәр вакыт элек кыз башка илгә акча күчергән.

Шуннан соң кыз белән сөйләшүне, янәсе банк хезмәткәре дәвам иткән. Ул хәбәр иткәнчә, аның турында мәгълүмат читкә чыккан һәм хәзерге вакытта кыз акчаны куркыныч янамый торган счетларга күчерү өчен берничә «фейк кредит» рәсмиләштерергә тиеш. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аферист шулай ук кызга үз телефонына берничә кушымта урнаштыруны сораган. Бу аңа кызның телефоны белән читтән торып идарә итү өчен кирәк булган. Банкның ялган хезмәткәре күрсәтмәләрен үтәп, кыз телефон экранында банк кушымталары ачыла башлавын күргән: алдакчы кредитлар рәсмиләштергән һәм аларны ниндидер счетларга күчергән.

Икенче көн иртән кызга кабат аферист шалтыраткан. Ул кызның үзенә тагын берничә кредит рәсмиләштерергә һәм алынган акчаны үзе сораган счетларга күчерергә кирәк, дип хәбәр иткән. Шулай итеп, кыз тагын ике займ алган һәм аферистларга акча җибәргән.

Аннары кыз мошенникларның корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Барлыгы ул аферистларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mosennik-kazanda-yasauce-isemennan-kreditlar-rasmilastergan-5863510

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев