Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәк

Мондый ярдәм Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча ел саен гамәлгә ашырыла.

2025 елда шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Мондый ярдәм Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча ел саен гамәлгә ашырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов әйтте, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Докладчы билгеләп үткәнчә, быел ярдәм күрсәтеләчәк гаиләләр саны арткан. Шәһәрдә 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 6,5 меңнән артыгы – балалар.

Гаиләләр өчен матди ярдәм генә түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга адаптив белем алу мөмкинлеген тәэмин итү да мөһим юнәлеш булып тора.

Бүгенге көндә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 1197 инвалид бала тәрбияләнә. 299 учреждениедә төрле нозологияле 11,5 мең бала өчен 839 төркем эшли.

Казанның 54 төп белем бирү оешмасында төрле нозологияле балалар белем ала. Муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1267 инвалид һәм 1782 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала укый. Бу хакта  Татар-информ хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев