Казанда табиблар батарейка йоткан бер яшьлек баланы коткарган
Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары батарейка йоткан бер яшьлек балага эндоскопик операция ясаган.
Операцияне эндоскопистлар, 2 нче хирургия бүлеге һәм оториноларингология белгечләре үткәрде. Табиблар куркыныч предметны алган һәм баланың хәлен тотрыкландырган.
«Батарейка озак вакыт булган урында электрохимик пешү аркасында барлыкка килгән яра формалашкан. Терапия башланды, хәзер бала табиблар күзәтүе астында дәвалануын дәвам итә», - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев