Казанда тарихи үзәкне үстерүнең күпчелек проектларын хупладылар
Казан Башкарма комитетында тарихи җирлектә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды. Бу хакта мэриядә хәбәр иттеләр.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина булачак объектларның концепцияләрен тәкъдир итте.
Алар арасында- «Большая Красная» урамында җиде номерлы мини-отель һәм Курашов урамында 21 номерлы кунакханә-эшлекле комплекс төзү планы.
Торак төзелеше өлкәсендә Мәҗит Гафури урамында бинаның алмашынучан катлы булуын күздә тоткан проект тәкъдим ителде, бу аңа әйләнә-тирә тарихи мохиткә туры килергә һәм «Иске Таш» мәчетен тышкы кыяфәтен үзгәртмәскә мөмкинлек бирәчәк. Адмиралтейский урамында группа гадәти булмаган, катлаулы рельефлы бизәлеше белән аерылып торган торак йорт проекты белән танышты.
Күпчелек инициативалар эшче төркем тарафыннан хупланса да, берничә проект өчен үзгәрешләр тәкъдим ителде. Нариманов урамындагы кунакханә – эшлекле комплекс уңайлы булуны тәэмин итү өстендә эшләп бетерүне таләп итәчәк.
Алга таба хупланган проектлар Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында каралачак, ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.
Элегрәк Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча Дәүләт комитеты Бауман урамы, 34 адресы буенча урнашкан «Дом Щетинкина» тарихи бинасын реставрацияләү проектын хуплаган иде. Проект реставрация эшләрен башкару өчен барлык кирәкле килешүләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев