Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда төзелеп килүче йортны яшен суккан

Яшен сугудан йортның түбәсе янган.

Кичә кич Казанның Совет районында Сафлык урамында төзелеп килүче 24 нче йортта янгын чыккан. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, яшен сугудан йортның түбәсе янган.

Янгынның мәйданы 150 кв. метр тәшкил итә. Янгын 20.00 сәгатьтә сүндерелгән.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның Краснококшайская урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Яшен сукканнан соң фатирларның берсендә кухня плитәсе яна башлаган. Моннан тыш, Татарстанның Лаеш районында яшен сугу аркасында төзелеп килүче каркаслы йорт янып беткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев