Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанга – гошер

Кече Әтнә мәчете имамы Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсенә авыл халкы исеменнән барысы 1,5 тонна күләмендә бәрәңге, чөгендер, кабак ише яшелчәләрдән торган гошер сәдакасы илтеп тапшырды.

“Алдан ук җыясы көнне хәбәр иттек һәм халык яшелчәләрне капка төбенә чыгарып куйды”, – ди Әнәс хәзрәт Насретдинов. Әйтергә кирәк, бу практика монда инде 6нчы ел рәттән кулланыла. Ә менә уку йорты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин әлеге авыл халкына ихлас рәхмәтләрен тапшырды.

Биредә тагын бер яңалык – алдагы ял көнне авыл зиратын чистартканнар: 6 трактор чүп-чар чыгарып түккәннәр. Шунысы игътибарга лаек, “Мәңгелек йорт”ны чистарту эшендә 25 кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев