Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Казанка суын бәрәңгегә сипкәч, бер колорадо да калмады, агу алып торасы да юк»

Шушы көннәрдә Арчада юынтык суларны Казансу елгасына агызулары хакында Интернет челтәрендә язмалар, видеолар пәйда булды. Шуның аркасында елга бик каты пычранган, судан сасы ис килә, күпләп балыклар үлгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларының юынтык суларны Казансу елгасына агызуын ачыклавы хакында язылган. Соңыннан Кәче авылында Арча сөт комбинаты вәкилләре, экологлар катнашында җыелыш була. Биредә судның «сөт комбинатына чистарта торган корылма төзергә» дигән карары җиткерелә.

Авыл халкы сүзләренә караганда, болар барысы да сүзләр генә булып калган, Казансу елгасына пычрак суларны агызуларын дәвам итәләр. Кәче авылы халкы, борчылып, яңа фото, видеолар төшереп җибәрә. Яхшы якка үзгәрешләр күренми.

Редакциягә бу хакта тагын берничә хәбәр килеп иреште. «Арчадан «очистной»дан шакшы, сасы сулар агызалар. Бу «беззаконниклар»ны ничек туктатырга?!» – дип борчыла арчалылар.

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев