КДН вәкилләре белән очрашу
Хәбәрләр

КДН вәкилләре белән очрашу

13 октябрь Бәрәскә урта мәктәбендә КДН вәкилләре — психолог Фазулзянова Лидия Рафилевна, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Багаутдинова Наилә Наилевна белән очрашу үтте.

Әңгәмә барышында яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, үз гамәлләрең өчен җаваплылык һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Укучылар үзләренең хокуклары һәм бурычлары, шулай ук аңлы рәвештә сайлау һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карауның мөһимлеге турында күбрәк белә алдылар.

Мондый очрашулар хокукый грамоталылык, үз гамәлләреңә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга һәм законны үтәүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә.


Нет комментариев