Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңгәр волейбол командасының җиңүләре тарихта калачак

Татарстан мәктәп укучылары арасында узучы волейбол лигасында районыбызның Күңгәр мәктәбе укучыларыннан торган команда беренче урын яулап, Чемпион титулына ия булдылар.

Татарстан мәктәп укучылары арасында узучы волейбол лигасында районыбызның Күңгәр мәктәбе укучыларыннан торган команда беренче урын яулап, Чемпион титулына ия булды.
Команданың уңышлары турында әледән-әле ишетеп тора идек анысы. Тырышлык, даими шөгыльләнү нәтиҗәсе үзләре көткәннән дә яхшырак булды – команда бу титулга чыннан да лаек.
– Егетләр белән 2014 елдан бирле шөгыльләнәбез, – ди спорт мәктәбе тренеры Илдар Әхмәтов. Аларның миңа иң ошаган сыйфатлары – үҗәтлек, тырышлык, бердәмлек. Шул ук вакытта һәркайсы ныклы ихтыяр көченә ия. Һәм билгеле инде, егетләрдә җиңүгә омтылыш бик зур.
Команда Күңгәр урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучыларыннан тора.
Менә алар
Районыбыз данын респуб­ликада танытучылар – Марат Заһидуллин, Данил Нурмөхәмәтов, Илшат Мәүлиев, Сәйдәш Сабирҗанов, Рәниф Сафин, Ильяс Әхмәтҗанов, Илгизәр Халиков.

Күңгәр волейбол командасының җиңүләре тарихта калачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев