Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык газета укырга ярата

Бәрәскәдәге почта бүлеген Зөлфия Хәкимова җитәкли. Эшли башлавына әле генә кебек булса да, 11 ел вакыт узып киткән. Аның белән почтальон эшенең авырлыгы, бу эшнең кыенлыклары турында сөйләштек.

– Һәр эшнең кыенлыгы бар. Ә бездә ул куелган планнарны үтәү белән дә бәйле. Хәзер бит бәяләр нык үсте. Товар сатабыз, иминиятлибез, хәтта ОСАГО да бар... – дип авыр сулый.

Шулай да янәшәдә хезмәттәшләре – почтальоннар булуга, аларның һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуларына куана ул. Шунда ук аларны исемләп санап та чыкты. Озак еллар почтальон хезмәтен башкаручы Сәвия Корбангалиева Өшкәтә авылыннан килеп эшли. Түбән Бәрәскә почтальоны Гөлназ Сәгъдиева да шулай ук Өшкәтә авылыннан. Югары Бәрәскәдә почтаны Айгөл Баһавиева тарата. Бәрәзәдә хат ташучы булып Зөлфия Кинжаева эшли.

 «Барысы да тырыш, халык белән тиз уртак тел таба беләләр», – дип куана да үзе.

Аның фикеренчә, почтальоннар эшләрен тиешенчә башкарсалар, проблема – юк. Шул ук вакытта коллективның да бердәм булуы кирәк дип саный.

– Шушы көннәрдә “Әтнә таңы”на язылу ункөнлеге узды. Почтальоннар белән дә сөйләштек, күп кешене шул вакытта яздырып калдык. Чөнки, кәгазь бәяләре үсә, димәк газета бәяләре дә күтәреләчәк. Ә халык газета укырга ярата бездә, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев