Халык әйтсә, хак әйтә
Әйтемнәр, җор сүзләр
Бикле сандыкта җәүһәр ятар.
Бөркетнең канаты очканда ныгый.
Акыллы дошман надан дустан яхшырак.
Бал корты янында балга батарсың, тирес корты янында тирескә батарсың.
Оясын актарсаң, агусыз елан да тешли.
Бүре булышкач, черки дә атны җиңгән.
Адашканда йолдыз ай кебек, ачыкканда талкан май кебек.
Акыллы сүз тимер капканы да ачтыра.
Качып-посып каз ашавыңнан тынычлап суган ашавың артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев