Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хаталар кабатланмасын иде

Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе быелгы елның беренче утырышына җыелды.

Комиссия утырышында җәмәгать урыннарына маскасыз кереп, икенче тапкыр тоткарланган яшүсмернең эше каралды. Ни кызганыч, бу юлы штраф суммасы саллы. Коронавирус чигенергә уйламый, маска режимы әле бетерелмәде. Соңгы атнада республикада авыручылар саны артты.

Моннан тыш, балалар тәрбияләүдә дөрес тәрбия бирмәгән ике ата-анага протокол каралды. Гаиләдә бала тәрбияләүдә борчыган мәсьәләләре булган бер әни комиссиягә чакыртылып, профилактик сөйләшүләр алып барылды.

Комиссия утырышында Комыргуҗа урта мәктәбенең тәрбия эше буенча эшчәнлеге тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев