Киңәш - бездән, үтәү - сездән
Алтын-көмешләрне гади генә әйберләр белән 5-10 минутта ялтыратып була.
Алтын-көмеш чылбыр, алка, йөзек, балдаклар озаграк чистартмый торсаң, үз төсен, матурлыгын югалта. Баксаң, аларны гади генә әйберләр белән 5-10 минутта ялтыратып була икән.
Моның өчен кечкенә генә савытка җылы суга кечкенә генә алюмин фольга кисәге, 1 аш кашыгы тоз, чәй содасы, табак- савыт юа торган сыекча салып, болгатырга һәм шул суга ювелир эшләнмәләрне салырга кирәк. Биш-ун минуттан соң алып, салкынча суда юасы һәм коры, йомшак чүпрәк белән корытасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев