Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Китап сөюче нәниләр»

Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин.

Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың...

         Китапханәнең төп байлыгы китап булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр.

         Җәйге каникуллар – балалар өчен иң күңелле вакыт. Ә җәйне китап белән үткәрү – тагын да кызыклырак. Бүген Әтнә үзәк балалар китапханәсенең иң күп китап укучылары билгеләп үтелде. Балалар укый, алар китапны ярата. 1 - 4 сыйныф укучылары арасыннан китап сөюче иң актив 20 бала китапханәбездә инде традициягә әверелгән бүләкләү тантанасында катнаштылар.

         Ә бүләк – 19 октябрь көнне Республика балалар китапханәсенә экскурсия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев