Китапханәдә очрашу булып узды
Олы Мәңгәр китапханәсендә «Асылташлар»лар белән чираттагы очрашу булып узды.
"Авыл табибы киңәшләре" дип атадык очрашуыбызны. Чыннан да, кеше уз сәламәтлеген саклаучы, яклаучы. Чакырылган кунагыбыз авылыбызның фельдшеры Зиннатова Гөлнара сәламәт яшәү рәвешенең мөхимлеге турында сөйләде, бүгенге көндә бу тема иң актуаль темаларның берсе шул. Спорт, дөрес туклану буенча әдәбият тупланган кургәзмә дә читтә калмады. Хәтта физкульт - минут үткәрелде. Инде күчтәнәч булып килгән җимешләр кичәбезне күңелле итеп бизәп җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев