«Комнан бау гына ишмәдек»...
Яңа Җөлби авылында гомер итүче тыл ветераны Хатирә әби Хәмидуллина үткән тормышы турында уйланып әнә шулай, ди.
Хатирә Хәмидуллина – Яңа Җөлби авылында яшәүче тыл ветераны.
Аның белән Бөек Ватан сугышы чорларын, ул елларның авырлыгын, 95 яшен тутырып ятучы әбекәйнең балачагын, яшьлек елларын, туганнарын искә алдык.
– Нибары IV сыйныф белем алып калдым, эшкә җигелдем. Мәктәптә укучы балалар күп иде.
Кайсыбыз нинди кәгазь таба – шуңа яза идек. Каләмне карага манып, пычранып бетүебез әле дә хәтердә. Дөресен әйтергә кирәк, укуда гамь булмады... – ди ул.
Яңа Җөлби авылында Майсәвәр белән Шәяхмәт Галиәхмәтовлар гаиләсендә төпчек булып туып-үсә. Аңлашыладыр, кечкенә баланы һәрвакыт җил-яңгыр тидермәскә тырышып тәрбиялиләр. Шулай да “плугарь” булып эшләргә дә, урман кисәргә дә туры килә аңа. Хәер, Хатирә әби дә үзеннән бигрәк, апаларын һәм абыйсын күбрәк искә алды, алар турында сөйләде.
Шәймәрдан абыйсы сугышта һәлак була. Ике өлкән апасы тормышка чыгалар. Ә менә Олы Әтнәдә яшәп 94 яшендә вафат булган Фатыйма апасын әңгәмә барышында берничә тапкыр телгә алды. Ул апасын 15 яшендә тракторчылар әзерләү курсына җибәрәләр, сугыш беткәнче тракторда эшли. Шуңа күрә гаиләгә бераз ашлык бирәләр...
Шулай да ашау-эчү ягы бик мактанырлык булмый.
– Ит күрмәдек. Кузгалак боткасы пешереп ашый идек. Ул вакытта бик тәмле тоелды. “Апрель күмәче”н дә, кычыткан ашын да, чыпчык күмәчен дә яратып ашадык, – ди.
Ә ак чәчәк уып салып пешергән ашны дөгеле дип йөрүләрен сөйләп, көлемсерәп тә алды.
Бүгенге көндә кызы Фирдәвес тәрбиясендә гомер итә. Ә барысы 8 бала таба ул. Кызганычка каршы 5се үле хәлдә туалар. “5 балам зиратта яталар шул”, – дип көрсенә ул.
– Хәзер рәхәттә яшибез. Шул кадәр гомер биргән Раббыма зур рәхмәтле мин, – дип елмая.
Шунысы сокландырды, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” мәкален истә тотып яши икән ул. Кызы әйтүенчә, йөрергә, гел хәрәкәттә булырга тырыша. “Кайвакыт өйдән чыгып киткәнен күрми дә калам”, – ди.
Шөкер, Яңа Җөлби авылына барып, менә шундый хөр күңелле, ихлас позитив ветеран әби белән танышып кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев