Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Комыргуҗа мәктәбендә быел 39 оя ясалды

ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт тыюлыгы белгечләре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова белән очрашу узды.

 Мәктәптә ел да сыерчыкларны каршы алып, аларга оялар ясыйбыз. Быел 39 оя ясалды. 
Ояларның ниндиләре генә юк иде! Хәтта бер гаиләдән икешәр оя ясап килүчеләр дә булды. Бу көнне мәктәпкә очрашуга ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт тыюлыгы белгечләре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова килделәр. Алар ярдәмендә игълан ителгән бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде. Мәрҗән авылыннан Гатауллиннар гаиләсе, Ильяс белән Ислам, җиңүчеләр булдылар.
 Бу көн чын бәйрәм итеп оештырылды. Биология укытучысы Рафил Миннебаев “Кошлар – безнең дусларыбыз!” дип аталган викторина ярдәмендә укучыларда кошлар белән кызыксыну теләге уятты. Балаларга кошлар турында кызыклы булган мәгълүматлар җиткерелде, ә алар сорауларга җавап бирделәр. Килгән кунаклар да кошларны сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртеп киттеләр.
 Ераклардан, туган якларын сагынып кайткан кошлар, куанып, яңа матур ояларда урнашып, балалар чыгарырлар һәм безнең басу-кырларыбызны зарарлы бөҗәкләрдән сакларлар дип ышанып калабыз.
  Гөлшат Фәхриева, Комыргуҗа мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев