Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Комыргуҗа «Миләшкәй» балалар бакчасында бик кызыклы очрашу узды

Әлеге чара яшь буынга табигатьне саклауны өйрәтүдә мөһим адым булды.

1 апрель көнне илебездә  "Кошлар көне" билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  3 апрель көнне  Комыргуҗа "Миләшкәй" балалар бакчасында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт " дәүләт сакланышы белгечләре Гөлнара Абдрахманова, Рәшит Әхмәтҗанов  белән очрашу булды.

«Миләшкәй» балалар бакчасындагы бу инициатива, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар комитеты ярдәмендә, балаларга кошлар дөньясын якыннан таныту максатыннан үтте. Керешүнең төп максаты — экологик хәтерлелекне үстерү һәм табигатьне саклауга күңел тәрбияләү.

Гөлнара Абдрахманова балаларга күчмә кошлар, җәйге чорда кошларның ышанычлы оя ясауларын, бала чыгарып, аларны үстерүләрен, тәрбияләүләрен һәм ни сәбәпле аларның безнең кырларны һәм урманнарны ташлап китүләре турында сөйләде. Рәсемнәрне карап, балалар кош исемнәрен искә төшерделәр.
Рәшит Әхмәтҗанов балаларга кошларның ни өчен кирәк булулары турында сөйләде һәм балалар белән фикер алышу үткәрде. 

Чара ахырында, тәрбияче Римма Шигабетдиновага мактау грамотасы, ә балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу очрашу яшь буынга табигатьне сакларга өйрәтүдә мөһим адым булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев