Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комыргуҗада “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе шагыйрьләре белән очрашу оештырдылар

Чарада “Күңел чыңы” җитәкчесе Сүрия апа Мингатина үзләренең эшчәнлекләре, бүгенгәчә яулаган уңышлары хакында сөйләп үтте.

Китапханәдә талантлы каләм осталары белән очрашу– ул һәрвакыт үзе бер бәйрәм. Комыргуҗа авылы китапханәчесе Ания Рәкыйп кызы Шиһабетдин Мәрҗани музеенда районыбызда эшләп килүче “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе шагыйрьләре белән очрашу оештырдылар.  Очрашу бик җылы, ихласлыгы белән аерылып торды.

Чарада “Күңел чыңы” җитәкчесе Сүрия апа Мингатина үзләренең эшчәнлекләре, бүгенгәчә яулаган уңышлары хакында сөйләп үтте. Каләм осталары үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, шигьрият дөньясының серләрен ачтылар.Очрашу җылы һәм рәхәт дулкында үтте.

 Киләчәктә дә  “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе шагыйрьләре безне куандырып  иҗат итсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев