Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коррупция төзелеш өлкәсенә дә куркыныч тудыра

Коррупция темасы бүгенге көндә дә актуаль. Коррупция ул – ниндидер феномен. Аның кайдан килеп чыгу юлларын билгеләү бик кыен.

 

Әтнә муниципаль районы территориясендә нинди торак программалары эшләве турында, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Лотфулла улыннан сорап үттем:

 

Әтнә муниципаль районы территориясендә түбәндәге торак программалары эшләве турында

- социаль ипотека;

- авыл территорияләрен комплекслы үстерү;

- 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту.

Алда санап үтелгән барлык программалар да төзелеш өлкәсендә коррупция куркынычына дучар булырга мөмкин. Коррупция куркынычы торак урыны алу өчен документлар бирү стадиясеннән башлап, югарыда күрсәтелгән программалар буенча торак урынга теркәү документларын алу стадиясенә кадәр барлыкка килергә мөмкин.

 

Мондый хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге Әтнә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе белән берлектә югарыда күрсәтелгән программалар буенча гражданнарның торак урыннары алу буенча исәпкә куюны даими контрольдә тота.

 Әлеге эшне тәэмин итү өчен түбәндәгеләр кулланыла: 

- электрон ведомствоарахезмәттәшлек аша запрослар үткәрү;

- электрон ведомствоара багланышлар аша кергән мәгълүматны тикшерү;

- югарыда күрсәтелгән программалар буенча гражданнарның торак урыннары бирү өчен документларның тулы пакетын анализлау;

- төзелгән торак бина яки төзелгән урынга чыгып китү (чыгуларны тормышка ашырганда төзелеш өлкәсендә күзәтчелек өлкәсендәге белгечләрнең ярдәме кулланыла);

- Әтнә районының торак мәсьәләләре буенча иҗтимагый комиссиясендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую турында күрсәтмә чыгарып материалларны карау, йә учетка куюдан баш тарту турында Карар кабул ителә.​

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев