Коррупциягә юл куймыйк!
Хәбәрләр

Коррупциягә юл куймыйк!

Олы Әтнә мәктәбенең информацион - китапханә узэгендэ «Коррупциягә юл куймыйк!» дип исемләнгән китапханә дәресе узды.

5 б сыйныфы укучылары катнашкан китапханә дәресендә китапханәче Розалия Камиловна коррупциянең килеп чыгу сәбәпләрен, төрләрен аңлатты, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Шулай ук укучыларга үз - үзләрен тикшерү максатыннан берничә мәсьәлә дә бирелде. Укучылардан уңай җаваплар алынды.


Нет комментариев