Котлыйбыз!
Республика көне уңаеннан районыбызда “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында бәйрәм чарасы узды.
Чараның иң истәлекле мизгелләренең берсе – райондашларыбызга дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Әтнә агрохим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Реваль Галәүтдиновка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Резеда Кадыйровага “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исеме бирелде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария табиб-серологы Миләүшә Галимҗановага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм физик культураны, спортны үстерүдәге, спортчыларны әзерләүдәге уңышлары өчен Ирек Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы билгесе белән бүләкләнде.
Казан территориясендә сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм уздыруда катнашкан өчен Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов Казан шәһәре мэрының Рәхмәте белән бүләкләнде.
Зоотехник-селекционерларның VIII республика конкурсында 1 урын алган өчен “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы баш зоотехник-селекционеры Лилия Гәрәева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ленинград өлкәсендә җир сөрү буенча Россиянен XII ачык чемпионатында 2 урын алган өчен Фәйзи Галиев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тракторчысы Ирек Галиев Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Олы Мәңгәр мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова Республика көнендә Казан шәһәрендә узган чараларның берсендә «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев