Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Котлыйбыз!

Бүген хезмәттәшебез, “Әтнә таңы” газетасының баш бухгалтеры Фәйзрахманова Нурия Зөфәр кызы гомер бәйрәмен 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Бүген хезмәттәшебез, “Әтнә таңы” газетасының баш бухгалтеры Фәйзрахманова Нурия Зөфәр кызы гомер бәйрәмен  60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Хөрмәтле коллегабыз! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! Кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, Марселең белән тигезлектә, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүеңне телибез.

Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, кыю, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк була алырлык хезмәткәр буларак беләбез. Йөзең ачык, күңелең киң, туганчыл, ярдәмчел син. Нинди генә эшкә тотынсаң да бар эшкә кулың ята – хатын-кыз, ир эше дип тормыйсың, йөрәксенеп һәркайсын башкалар сокланырлык итеп башкарып чыгасың. Алдагы көннәрдә дә  Аллаһы Тәгалә сине зурласын, ярдәменнән ташламасын.  

Юбилеең белән котлап,

Зур бәхетләр Сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген Сине без.

һәрбер иртә сине куандырып

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне, сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Ихтирам белән “Әтнә таңы” газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев