Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кредит әҗәткә батыра

Соңгы арада районыбызда “Мани Мен” дип йөртелүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән кредит килешүе төзүчеләр күбәйгән.

Тиз арада кирәкле сумманы алуы җайлы да бит, тик түләр вакыт җиткәч күпләрнең көймәсе комга терәлә. Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗановадан алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда ике кешегә әлеге җәмгыять белән ике арадагы кредит килешүен үтәмәү буенча җинаять эшләре ачылган. Эш шунда ки, җәмгыять акчаны еллыгын 150 процент белән бирә. Кызганыч, акча алучы еш кына бу санга игътибар да итми, күрәсең. Акчаны бер көнгә соңрак түләсәң дә, процентларның күпмегә артуын аңлыйсыздыр.

 Җитмәсә, “Мани Мен”нан бурычлы кешеләр исемлеген коллекторлар конторасы сатып алган.

Алары акчаны түләтер өчен Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. “Тикшерү вакытында җәмгыять белән килешүдә чагышмаучанлыкны тапкан очракта, без кредит алучыга карата җинаять эше ачарга мәҗбүрбез. Бу еш кына эш урынын, яисә, хезмәт хакын дөрес күрсәтмәү белән бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә мондый килешүләр төзегәндә бик игътибарлы булу кирәк.”, – ди өлкән дознаватель.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев