Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күәм авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантана бик купшы булды

Мәдәният һәм мәгариф, бу очракта, Күәм мәдәният йорты һәм урта мәктәп хезмәткәрләре бик матур чара бүләк иттеләр.

Күпсанлы Күәм авылы халкы матур бәйрәм чарасы шаһиты булды. Тантанада чыгыш ясаган Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллин, Күәм урта мәктәбе директоры Хәмит Хәкимҗанов бу Бөек Җиңүнең бөтен кешелек, аерым алганда Күәм авылы халкы өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы, аның ничек яулануы стеллада исемнәре уелган батыр авылдашларының ничек тырышуы турында сөйләделәр.

Биредә йөрәкне тетрәндергән мизгел – Күәм авылыннан булган, инде үзләре дә өлкәнәя баручы Гыйниятуллиннар чыгышы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Яу кырында булган бабайлары буенча документаль мәгълүматларны табып, аның исемен дә Күәмдәге обелискка кертүгә ирешә алар.

Чараны Коръән сурә-аятьләре укып, аларның Бөек Ватан сугышында, шулай ук илебезне яклап төрле бәрелешләрдә һәлак булган Күәмлелеәр рухына багышлап Ленар хәзрәт Ганиев төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев