Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күәм авылында яңартылган ял паркы

Күәм авылында тагын бер мөһим эш тәмамланды - Х.Такташ урамындагы ял паркы тулысынча яңартылды.

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында өч этапта башкарылган төзекләндерү эшләре авылны тагын да матуррак итте.

Паркның яңа йөзен үз күзләрем белән күреп кайттым һәм эшләрнең югары сыйфатлы башкарылуына шатландым. Күәм авылы халкы хәзер заманча һәм уңайлы мәйданчыкта ял итә алачак.

Безнең районда һәр авылны төзекләндерү, халкыбызга уңайлы яшәү шартлары тудыру - минем өчен иң мөһим бурычларның берсе. Милли проектлар ярдәмендә без бу юнәлештә зур адымнар ясыйбыз.

Хезмәттәшләремә, төзүчеләргә һәм проектта катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм! Алга таба да авылларыбызны үстерү эшен дәвам итәрбез!",- дип язган үзенең социаль челтәрендә Әтнә районы башлыгы Рөстәм Шагитович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э Ростэм Сагитовичнын хэзер фамилиясен язмыйсыз мэллэ? Бу яналык бит. Маладислар да инде Этнэ таны.