Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күәм мәктәбе укучылары «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән экологик чарада катнашты

Табигатьнең иң матур урыны «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгындагы елгадыр мөгаен.

«Ашыт» елгасы балыкчылар өзелми. Киек-җанварлары, күчмә кошлары белән дә бай әлеге тыюлык. Тик, матурлыкка сокланып карарга килгәннәрдән дә, табигатьне пычратып, үзләренең чүп-чарларын калдырып китүчеләр күп.

Бу атнада Күәм урта мәктәбе укучылары «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән экологик чарада катнышты, яр буенда аунап яткан чүпләрне җыйдылар. Белгечләр саклана торган территориянең уникаль экосистемасы, безнең төбәкнең сирәк очрый торган үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы, шулай ук био төрлелекне саклау өчен махсус саклау режимының ни өчен мөһим булуы турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләделәр.

Мондый экологик чаралар, һичшиксез, яшь буынны табигатьне хөрмәт итәргә, аны сакларга, аның байлыкларын кадерләргә өйрәтә. "Ашыт" тыюлыгының уникаль табигый байлыкларын барлау, аның матурлыгына соклану - ул безнең бурычыбыз гына түгел, ә киләчәк буыннар өчен җаваплылык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев