Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күәм мәктәбендә өмә узды

Быел да укучылар, укытучылар мәктәп территориясен җыештыруга өлеш керттеләр.

Күәм мәктәбендә язгы өмә узды. Мәктәп тирәсендәге чүп-чарны, коры яфракларны җыештыру  эшләре республикабызда ел саен үткәрелә торган игелекле гадәтнең бер өлеше. Бу көнне мәктәп укучылары, укытучылар  бергәләшеп  мәктәп территориясен җыештырып алдылар

Һәр класс үз территориясенә җаваплылык алды.  Укучыларның күңелле шау-шуы, эштән туймаулары – барысы да язгы кәефне тагын да арттырды. 

Быелгы язгы өмә, һичшиксез, уңышлы узды.  Мондый чаралар, кечкенәләрдән алып өлкәннәргә кадәр, бердәмлек хисен ныгыта, табигатькә, тирә-якка карата мәхәббәт тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев