Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды
Ярминкәгә ата-аналар комитеты әгъзасы Гөлүсә Батталова чакырылган иде.
Ул ярминкәнең барлыкка килү тарихы һәм аның халык тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Ярминкәдә кулинария әйберләре, кулдан эшләнгән товарлар тәкъдим ителде.
Укучыларның ата-аналары да актив катнашты. Алар оекбашлар бәйләү буенча мастер-класслар әзерләделәр. Ярминкә вакытында 5нче сыйныф укучылары оттырышсыз лотерея уйнаттылар. 10 класс укучылары кызыклы уеннар әзерләделәр.
Ярминкә ахырында барлык катнашучылар бергәләшеп нәтиҗәләр ясады. Җыелган акчаның күләме шактый зур булып чыкты. Барлык җыелган акчалар ватандашларыбызга хәйриягә китәчәк. Бу акчаларны иң мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү өчен җибәрәчәкләр. Ярминкәдә катнашкан һәркем үзенең кечкенә генә өлешен кертүенә бик шат булды.
Мәктәп җитәкчелеге әлеге хәйрия чарасын оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерде. Мондый ярмикәләр киләчәктә дә үткәрелергә тиеш, чөнки алар ярдәмләшү, миһербанлылык кебек кыйммәтләрне үстерергә булыша. Ярминкәдә катнашучыларның барысына да сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев