Күәм урта мәктәбендә «Куркынычсыз тормыш нигезләре» исемле дәрес узды
Дәрестә 108нче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе командиры булып эшләүче Габделнур Абдуллин катнашты.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча айлык кысаларында бүген 5-11нче сыйныф укучылары арасында уку елы башлану уңаеннан «Куркынычсыз тормыш нигезләре» буенча дәрес үткәрелде. Дәрес көндәлек тормышта үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә һәм төрле гадәттән тыш хәлләрдән чыгу ысулларына багышланды.
Габделнур Абдуллин укучыларга янгын чыгу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук ут сүндергечне ничек дөрес куллануны практик рәвештә күрсәтте.
Дәрес вакытында укучылар яңа белемнәр алдылар, ә мөһим темалар буенча ачык сөйләшүләр узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев