Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күәмдә – “Әти кадере”

Күәм урта мәктәбе укучылары мәрхүм укытучы Равил Садриевнең “Әти кадере” спектаклен сәхнәләштерделәр.

Шундый кешеләр була – вафатыннан соң аның кадере тагын да арта. Аны юксыну, сагыну һәм ярату тагын да көчәя. Равил Садриев турында бу сүзләр. Тарих фәнен укытты, туган як тарихы белән ныклап кызыксынды, Татарстан археологлары белән элемтәдә булды, Кала Таудагы, Иске Өҗемдәге тарихи-археологик эзләнүләрдә катнашты ул... “Әти кадере” дә тарихи әсәр, турыдан-туры үз авылы, анда яшәүчеләр турында. Һәм ул авторның тарихи эзләнүләренә бәйле рәвештә туган. Ә инде өлкән яшьтәге Хәкимҗан аганың хәбәрсез югалган саналган, әмма сугыш кырында җәсәде табылган әтисе каберенә бер уч туган йорт туфрагы илтеп салуы Хәер, эчтәлеген сөйләп тормыйм, югыйсә, кызыгы калмаячак; аны карарга, ләззәт алырга кирәк! Шул әсәрне мәрхүмнең җәмәгате Алия Садриева сәхнәләштергән. Ул да шушы ук мәктәп укытучысы. Ул гынамы соң, артистлары да Күәм урта мәктәбендә белем алалар – укучылар автор һәм режиссер фикерен тамашачыга төгәл җиткерә алдылар. Көлдерделәр дә, уйландырдылар һәм күзгә яшь тә китерделәр. Ә инде спектакльнең җырлы өлешендә гитарада уйнап җырлаган автор тавышы ишетелгәч, алкышлаулар да ишетелде...

Спектакль тәмамланганнан соң сәхнәгә күтәрелгән Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин барысына да зур рәхмәтен җиткереп, нәни артистларның һәрберсенә бүләкләр тапшырды. Менә монысы өчен аның үзенә рәхмәт. Балалар өчен зур стимул бу! Алай гына да түгел, мәктәп коллективы өчен дә җитәкченең алар белән кызыксынуына дәлил.

Болай гына бетмәде әле бу чара. Икенче өлеше дә беренчесеннән ким булмады бугай. Бу очракта инде укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерларын күз алдында тотам. Җыр-биюдән, шигырь сөйләүләрдән Күәм мәдәният йорты яңгырап торды. Балалар барысы да уңганнар, берсеннән-берсе осталар! Монда да кемнедер искә алып, башкаларын үпкәләтү дөрес булмас. Мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов та:

- ­Барыгыз да афәрин! Бик күңелле, эчтәлекле иҗат нәтиҗәсе булды. Мәктәбебездә иҗади талантларның күп булуы куандыра, дип билгеләде.

Шунысы кызык, үзара әңгәмәдә ул: “Ярты мәктәп коллективы – сәхнәдә, калган яртысы да биредә. Тамашачы сыйфатында”, – диде.

Кыскасы, бик күңелле чара булды ул.

Фотолар белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев