Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күлле Киме мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә окоп шәмнәре ясадылар

Укучылар ясаган окоп шәмнәре – ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен зур ярдәм.

Бүген Күлле-Кими мәктәбендә игелекле һәм бик мөһим эш башкарылды. Безнең укучыларыбыз үз куллары белән окоп шәмнәре ясадылар.

Бу шәмнәр — солдатларыбыз өчен бары тик яктылык кына түгел, ә туган якларының җылысы, балаларның хөрмәте һәм ихтирамы. Укучылар һәр шәмне зур тырышлык белән ясады, чөнки алар бу кечкенә генә ялкынның фронттагы абыйларына, улларыбызга никадәр кирәк икәнен яхшы аңлыйлар.

- Мин, волонтер һәм ана кеше буларак, балаларыбыз белән чиксез горурланам. Аларның игелекле йөрәкләре, ярдәм итәргә омтылулары безгә өмет һәм көч бирә. Буыннар чылбыры өзелмәсен, дөньялар тыныч булсын, -ди Кадрия Закирова. 

Яхшылык кылучы һәр баланың, һәр укытучының хезмәте кабул булсын.

Бу – Ватан өчен бердәмлекнең тагын бер матур мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев