Күлле Киме мәктәбендә маскетный сеткалар үрәләр
Укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның бу эшкә кушылуы бик күркәм күренеш.
Күлле Киме урта мәктәбе каршында оешкан «Ихлас» волонтёрлар төркеме җитәкчесе Кадрия Закирова әйтүенчә, бу маскетный сеткалар фронтка ярдәм итү өчен җибәреләчәк. Әлеге игелекле эшкә кушылган һәркемгә мәктәп коллективы зур рәхмәтләрен белдерә.
Сеткаларны үрү процессы бик җаваплы һәм вакыт таләп итә торган эш. Башта материалларны әзерләргә кирәк, аннары аларны махсус станокларда бергә тоташтырып, сеткалар үрәләр. Шушы сеткаларны үрү өчен станокка материал белән Заһидуллин Мөдәрис белән Шәйдуллин Альберт ярдәм иткән.
Әлеге хезмәткә кушылган һәркем, үзенең вакытын һәм көчен кызганмыйча, зур җаваплылык белән якын килә. Алар аңлыйлар, бу сеткалар фронттагы солдатларның тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк. Һәм бу алар өчен иң зур бүләк.
Мондый игелекле эшләр дәвамлы булсын, һәм без барыбыз бергә җиңүгә ирешергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев