Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелгә җылы хатлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләрдер, мөгаен.

Солдат хат алгач, билгесез кешедән булса да, ул барыбер иң көчле әхлакый ярдәмне тоядыр. Шул максаттан чыгып, Әтнә мәктәбе укучылары «Солдатка хат» акциясендә катнаштылар. Укучыларыбыз өчен солдатларга хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты. Хатларда балалар үзләре, планнары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар, хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Иң мөһиме: укучыларыбыз тарафыннан язылган хатлар солдатларыбыз күңеленә җылылык өстәсен. Кадерле солдатларыбыз, батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен мең рәхмәт, Сезгә! Без сезнең исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев