Күңгәр “Патриот”ы – иҗтимагый берләшмә
Мәктәпләрдә хәрби-патриотик клублар – яшьләр иҗтимагый берләшмәләре дә эшләп килә.
Илебезнең хәрби сәнгате тарихын өйрәнүдә балалар инициативасын үстерү һәм аңа ярдәм итү, яшь буынны Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт рухында тәрбияләү, хәрби һөнәрләрне үзләштерү, яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү максатыннан мәктәпләрдә хәрби-патриотик клублар эшли башлавы турында хәбәр иткән идек инде.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Хәрби-патриотик клуб ачу турындагы карарны мәктәпнең педагогик советы кабул итә
Районыбызның урта мәктәпләрендә оештырылды ул. Әйтик, Күңгәр урта мәктәбендә эшләүче “Патриот” хәрби-патриотик клуб эшчәнлеге турында мәктәп җитәкчесе Рафил Сибгатуллиннан сораштык.
– Төп максатыбыз – укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, – ди ул.
Биредә барлык “Юнармия”гә йөрүчеләр шушы клубның тарафдарлары булып торалар. 5-11 сыйныфлардан берәр укучы шулай ук шушы клубка йөри. Клуб мәнфәгатьләрен җитәкче үзе яклый.
БУРЫЧЛАРЫ
Ватанга хезмәт итүнең иң яхшы традицияләре нигезендә туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; әхлакый һәм патриотик тәрбия өлкәсендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру; Россия гаскәрләренең данлы традицияләрен саклау һәм арттыру; яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә ярдәм итү; спортның техник һәм хәрби-гамәли төрләрен үстерү; яшүсмерләрдә актив тормыш позициясен формалаштыру; спорт чараларында катнашу аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау
Бу уңайдан директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Сабирова, киңәшчесе Айзирәк Галиева төп ярдәмчеләре булып торалар.
Бүгенге көндә “Аҗаган” хәрби-патриотик уенына әзерләнү белән шөгыльләнә алар. Әлбәттә ул гына түгел, төрле ярышларда катнашалар. Биредә хәрби-патриотик клубның “Беренчеләр” хәрәкәте белән дә тыгыз элемтәдә булуын ассызыкларга кирәк.
Гомумән алсак, клуб үзен хәрби-патриотик юнәлештәге һәртөрле җәмәгать эшчәнлеге белән бәйләгән. Шулай ук бу юнәлештәге төрле очрашуларда да актив катнашалар.
ЭШ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ
Клуб эшенең юнәлешләре: рухи-әхлакый, патриотик һәм физик тәрбия; шәхеснең рухи һәм иҗади үсешенә ярдәм итүче яшьләр мохитен булдыру; Россия тарихын өйрәнү һәм Россия армиясенең хәрби-патриотик традицияләре белән һәрьяклап танышу; хәрби-спорт уеннарын, ярышларны, конкурсларны оештыру һәм үткәрү; ассоциаль тәртипне кисәтү буенча профилактик эшчәнлек.
2020 елдан бирле эшли бу клуб. Әлбәттә мәктәптә аннан тыш та клублар бар. Әйтик, спорт клубы бик уңышлы эшли. Иң мөһиме – клублар үзара тыгыз элемтәдә һәм еш кына, бер-берсенә ярдәм кулы сузалар. Биредә хәрби-патриотик клубның тагын бер эшчәнлеген аерым искә алу урынлы булыр – анысы язгы-хәрби әзерлек эше. Хәзер бит X сыйныф егетләре мондый әзерлек этабын көз көне Казандагы “Патриот” хәрби-патриотик үзәгендә үтеп кайталар. Тиздән мәктәпнең алты VIII сыйныф егете андый әзерлекне Каенсар урманлыгында узалар.
ЭШ ФОРМАЛАРЫ
Хәрби-патриотик клубның эшчәнлеге күпкырлы. Ул батырлык дәресләре, күнегүләр, хәрби-кыр җыеннары, хәрби-спорт уеннары оештыруда катнаша
Рафил Сибгатуллин белән хәрби-патриотик клубның эшчәнлекләрен санап уздык. Эшчәнлек шул юнәлештә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев