Күп балалы гаиләләргә яңалык
Пенсияләрнең төп өлешен гариза бирмичә генә яңадан санаганнар.
Россиянең Социаль фонды биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән 400 мең Россия анасы өчен пенсияләрне санап чыгарган, дип хәбәр итә РИА Новости.
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яшь ярымга кадәр бала карау чорының иминият стажында исәпкә алуга чикләүләр алынды. Әйтик, хәзер биш һәм аннан да күбрәк бала караган әни үз пенсиясенең күләмен санап чыгара ала. Элегрәк стажга дүрт бала карау чоры гына керә иде-барлыгы алты елдан артык түгел.
«Россиянең социаль фонды биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән аналарның пенсияләрен арттыру буенча масштаблы эшен дәвам итә. Бүгенге көндә инде 400 мең хатын-кызга карата яңадан исәпләү үткәрелгән. Эш өстенлекле тәртиптә алып барыла, шул исәптән бәйрәм көннәрендә дә», - диелә хәбәрдә.
Пенсияләрнең төп өлешен гариза бирмичә генә яңадан санаганнар, дип билгеләп үтелә. Социаль Фонд башлыгы Сергей Чирков аңлатканча, моның өчен бүлек хезмәткәрләре булган мәгълүматлар нигезендә пенсияләрен арттырырга хокуклы күп балалы аналар исемлеген төзегәннәр.
Яңадан исәпләүгә ризалык бирмәгән яки үзләре мөрәҗәгать итмәгән Россия хатын-кызлары моны "Госуслуги" порталындагы шәхси кабинет яки Социаль Фонд клиент хезмәте аша эшли ала, дип ачыклык кертелә. Быелның 1 гыйнварыннан соң пенсиягә чыгучыларга карау чоры автомат рәвештә исәпкә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев