Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куркынычсыз сайлаулар

Тиздән Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак.

Тиздән Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Шул уңайдан, күзәтчелек хезмәткәрләре тарафыннан сайлаулар узачак объектларда янгын куркынычсызлыгы кайгыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча профилактик күзәтүләр уздырыла. Исегезгә төшереп, берничә кагыйдәне санап узасы килә.
— Барлык сайлау үткәрү объектлары да янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияләр һәм эвакуация планнары белән тәэмин ителергә тиеш.
— Тавыш бирү кабиналарының тиз янып китүчән стеналарына электр яктырткычлары (электр розеткалары) урнаштыру рөхсәт ителми.
— Кабиналарны яктырту максатыннан бары тик завод ясаган яктырткычларны гына кулланырга мөмкин.
— Сайлау объектларында эшләр тәмамланганнан соң, электр энергиясен өзү тәртибе алдан билгеләнгән булырга тиеш
— Сайлау объектларына керү юлларын алдан ук янгын сүндерү техникасы керә алырлык итеп кардан чистарту кирәк.
Сайлаулар үткәрү объектларында коридорларны, баскычларны кешеләрне эвакуацияләүгә комачау итәрлек чүп-чар белән тутыру, участокларда һәм якында гына тәмәке тарту, вакытлыча электр үткәргечләр куллану тыела.

Янгын чыккан очракта «01», «112» ,"101″ телефонына хәбәр итегез.

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев