Күшәр авылында «Татарстанда кыш» проекты кысаларында «Урам бәйрәм»е узды
Күшәр авылы халкы өчен бу көн чын мәгънәсендә истәлекле вакыйга булды.
Оештыручылар тырышлыгы белән бәйрәм мәйданы гөрләп торды, балаларның шат авазлары, өлкәннәрнең көлү тавышлары тирә-якка яңгырады. Һәркем бәйрәм рухына чумды, бердәмлек һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрде.
Уеннар һәм ярышлар аеруча кызыклы булды. Катнашучыларның барысына да яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр өстәлде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да тамашачыларны битараф калдырмады. Һәрбер чыгыш алкышлар белән озатылды.
Бәйрәмнең иң тәмле өлеше, әлбәттә, кайнар коймак белән чәй эчү булды. Авыл халкы тезелешеп, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, тәмле ризыктан авыз итте. Бу мизгелләр аеруча җылы һәм дустанә атмосфера тудырды.
Лилия Галиева сүзләренә караганда, "Татарстанда кыш" проекты кысаларында мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Алар авыл тормышын тагын да җанландырырга, халыкны берләштерергә һәм күңелле ял оештырырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев