Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашшапов - җиңүче

Арча муниципаль районында «Авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру: яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасындагы зональ семинар-киңәшмә узды.

Бу чара авыл җирлекләрендә икътисади үсешне тизләтү, яңа эш урыннары булдыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә багышланган иде.

Семинар-киңәшмәдә күрше районнар вәкилләре, фермерлар, авыл эшмәкәрләре, кооперативлар җитәкчеләре, финанс оешмалары белгечләре һәм дәүләт ярдәме күрсәтүче органнар хезмәткәрләре җыелды. Төп максат – уңай практиканы өйрәнү, барлыкка килгән киртәләрне анализлау һәм авыл бизнесын үстерү өчен эффектив механизмнарны берләштерү иде.

Семинар барышында "2026 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексында кече хуҗалык формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста районыбызның Кышлау авыл җирлеге башлыгы Кашшапов Айрат Хәмбәл улы да җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев