Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Кышлауда 90 яшьлек күркәм юбилей

Кышлау авылында яшәүче Кәримә әби Хәкимуллина 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Аны туган көне белән районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашшапов һәм башка рәсми затлар котлады.

Рөстәм Хисамиев чәчәк бәйләмнәре кочаклап кереп, нәкъ үзебезчә:

- Әссәламәгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүх! - дип сәламләгәч, “Ишетеп бетерми шул ул” саналган Кәримә әби башын шул якка борып, торып басарга ук омтылды.

Ә инде районыбыз башлыгы ихлас котлау сүзләрен җиткергәч:

- Зур рәхмәт Сезгә! Раббым үзегезне дә зурласын иде, - дияргә ашыкты.

Шунда ук Айрат Кашшапов та Кышлау авыл җирлеге һәм “Таң” күмәк хуҗалыгы исеменнән котлады. Җирле башлыкның һәркем белән элемтәдә торуы күзгә чалынды – Кәримә әби аны танып, кочакларга ук омтылды. Үзе бертуктаусыз:

- Рәхәттә яшәгез! Бәхетле булыгыз! дип кабатлады.

Ә инде:

- 95 яшьне дә, 100 яшьне дә күрергә насыйп булсын әле, – дигәч, елмаеп ук җибәрде.

Бу хакта мәкаләнең тулы варианты белән “Әтнә таңы” газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев