Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кытайда ковид инфекциясеннән тиз тәэсир итә торган вакцина булдырылган

Хәзерге вакытта ирекле ярдәмчеләрдә вакцина сынаулары үткәрелә, анда 1 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.

 Кытай биологлары коронавирустан интраназаль вакцина ясаган. Яңа типтагы препарат грипп вирусы нигезендә эшләнгән һәм прививкадан соң бер тәүлек узгач та ковидка иммунитет тудыра. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Вакцина ясаганда тикшеренүчеләр гриппны кузгатучының генын үзгәрткән, аның кеше организмында үрчү сәләтен блоклаган. Әмма шул ук вакытта ул организмны коронавирус аксымнарын җитештерергә мәҗбүр итә.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, препаратның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын әрлән һәм сасы көзәннәрдә сынаулар раслаган. Шул ук вакытта уңай нәтиҗә вакцинациядән соң бер тәүлек узгач барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта илдә ирекле ярдәмчеләрдә вакцина сынаулары үткәрелә. Аларда Кытай Халык Республикасының 1 меңнән артык сәламәт кешесе җәлеп ителгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-11-2021/kytayda-kovid-infektsiyasenn-n-tiz-t-esir-it-torgan-vaktsina-buldyrylgan-5843324

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев