“Ленин” техникасы ерактан күренә
Ни өчен дигәндә, һәрберсенең кабина түбәсенә СССР флаглары беркетелгән.
“Ленин” күмәк хуҗалыгының Олы Бәрәзә авылы янындагы басуда булып кайттык.
Шунысы кызык – “Ленин” техникасы ерактан күренә. Ни өчен дигәндә, һәрберсенең кабина түбәсенә СССР флаглары беркетелгән. “Ленин”да исеме җисеменә туры килсен дигәннәрдер, күрәсең.
... Елдагыча, Илнар Биктимеров иярләгән “Нью Холланд” тракторы чәчү агрегатын өстерәп эшкә керешкән.
Болай диюемнең сәбәбе шул – чәчү башлануын ишетеп бирегә килгәч, ел да аны очратабыз – башлаучы ул була. Алдагы көнне Түбән Бәрәскәнең амбар артындагы басуда чәчкәннәр. Ә монысы Олы Бәрәзәнең – Чәчүне кабыклы культура – арпадан башладык.
Әлегә Илнар Биктимеров чәчә, басуга аммиак суын “КамАЗ” машинасында аның улы Айнур Биктимеров чыгара, – дип таныштырып узды “Ленин”ның баш агрономы Әнәс Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев