Лилия Галимова Миңнехановның АСЕАН илләре байраклары фонында төшкән фотосын күрсәтте
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Көньяк – Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) әгъза-илләре байраклары фонында төшкән фотографиясен күрсәтте
«Синең республикаңның халыкара дипломатия үзәгенә әверелү мөмкинлеге бик кечкенә, ләкин беркайчан да булмаячак дигән сүз түгел», – дип язган Лилия Галимова МАКС мессенджерында.
Россия – АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июнь көннәрендә уза. Форум кысаларында яклар сәүдә, инвестицияләр, логистика, энергетика, мәгариф һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыша.
Хәзер оешмага 11 дәүләт керә. Аларның бишесе – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин – берләшмәгә нигез салучы илләр. Соңрак ассоциациягә Бруней, Вьетнам, Лаос, Мьянма һәм Камбоджа кушыла. Көнчыгыш Тимор да 2025 елның октябрендә АСЕАНның тулы хокуклы әгъзасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев