Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лимон нәрсәләрдән булыша

Лимон составында витаминнар күп.

Лимонның файдасы: ангина, ютәл, күңел болганганда булыша

Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.
Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы — иң яхшы чара.
Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.
Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.
Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.
Ишетнүне яхшырту өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.
Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсың. Суы кипкәч, оек киясең.
Борын канаганда борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев