Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май аенда Әтнәлеләрне ике кыска эш атнасы көтә

29 апрельдән 1 майга кадәр озын яллар көтелә.

Бәйрәмнәрнең чиратлашып килүе сәбәпле, майда беренче ике эш атнасы кыска булачак, дип искә төшергәннәр Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан.

“Ай 29 апрельдән 1 майга кадәрге озын яллардан башлана. Беренче атнада нибары 4 эш көне: 2сеннән 5енә кадәр. 6-9 май – ял көннәре. Шуннан соң 10-12 майга кадәр 3 көнлек кыска атна булачак”, – дип билгеләп үтелгән ведомствоның телеграм-каналында.

Министрлыкта әйтеп үтелгәнчә, 1,8 һәм 9 май – өстәмә ял көннәре булып тора.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда бу атнада да – кыска эш атнасы. Иртәгә – 21 апрельдә Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, республикада эш көне булмаган бәйрәм көне бу.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев