Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Мәктәпкә җые­ныр­га ярдәм ит!” акциясе дәвам итә

Елның елында үткәрелеп килгән, “Мәктәпкә җые­ныр­га ярдәм ит!” акциясе быел да үтә.

Әлеге акцияне “Изгелек” ха­лыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бү­лекчәсе, район мәгариф бүлеге белән берлектә оештыра. 17 июльдән башланып киткән акциядә район оешмалары, күмәк хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси эш­мәкәрләр актив катнаша.
– Республикакүләм узучы әлеге акциядә райондашларыбыз да актив катнашалар. Һәркем үзеннән кечкенә генә булса да өлеш кертергә тырыша. Елдагыча, быел да авыр хәл­­ле, аз керем­ле һәм дә махсус хәрби операциядә катна­шучы ир-егетләребезнең гаи­ләләренә мәктәпкә җые­ныр­га ярдәм итәчәкбез, – ди­де бүлекчә белгече Айгөл Баһа­виева.
Изгелек эшлә дә суга сал, ди безнең халык. Һәр­кай­сыбызга кылган игелекле гамәлләребезнең күркәм нәтиҗәләрен күрергә насыйп булсын.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев