Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы кооперативларына сәнәгать мәйданчыклары эшен өйрәнергә кушты

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров зур инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга ниятләгән авыл хуҗалыгы кооперативларына үз районнарында сәнәгать мәйданчыклары эшен өйрәнергә киңәш итте.

Бу хакта ул Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында әйтте.

«Бу проектларга кертелә торган инфраструктура, кагыйдә буларак, шул сәнәгать мәйданчыкларында бар. Анда газ, чистарту корылмалары, электр уты, саклау складлары төзелгән. Сез арендага һәм үзегез өчен сатып алырлык булсын өчен, кайбер мәйданчыклар сезгә үзләре дә ниндидер ангар, объектлар төзеп бирә ала, аннары акчаны җиһаз-җайланмаларга гына тота алачаксыз», - диде министр.

Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары 2020 елдан башлап 1,5 тапкырга артып, 215кә җиткән.

«Кооперативлар хәрәкәтенә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җәлеп ителгән. Хезмәт күрсәтү һәм продукция эшкәртү күләмнәре 18,5 миллиард сумга кадәр арткан, бу 2020 елгы күрсәткечтән өч тапкыр күп», - диде Марат Җәббаров. Аның сүзләренчә, мондый эш нәтиҗәләренә кооперативларга бюджеттан җитди ярдәм хисабына ирешелгән.

Авыл хуҗалыгы кооперативлары матди-техник базаны үстерүгә һәм продукция эшкәртүгә грантлар, чыгымнарның бер өлешен каплау һәм сөтчелек юнәлешендәге мини-парклар территориясендә фермалар төзелешенә субсидияләргә дәгъва кыла ала. Быел аларга ярдәм йөзеннән 545 миллион сум акча юнәлдерү ниятләнә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев